Яңа уку елы белән “Күпбелүче” клубы да эшчәнлеген башлап җибәрде

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

 

Клуб әгъзалары өчен театральләштерү элементлары белән “Мин – булачак сайлаучы!” дигән интеллектуаль- уен оештырылды. Уенны Акыллы Ябалак алып барды, ул балаларны сайлаулар белән, сайлаучының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Урманда баш булып танылу өчен сайлауларда өч персонаж катнашты: хәйләкәр Төлке, явыз Бүре һәм Аю. Акыллы Ябалак балаларга сайлаулар тәртибе хакында да сөйләде. Кандидатлар сайлаучыларга үзләренең программаларын тәкъдим иттеләр. Сайлауларны башкарып чыгу өчен сайлау комиссиясе оештырылды, алар кандидатлар фамилияләре белән бюллетеньнәр өләште. Һәр сайлаучы бер кандидат өчен тавыш бирергә тиеш иде. Нәтиҗәләр буенча беренче урынга Төлке, икенче урынга – Бүре, өченче урынга Аю чыкты. Акыллы Ябалак сайлауларда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Уен кысаларында балалар Бүренең ребусларын чиште һәм Төлкенең хәйләкәр сорауларына җавап бирделәр. Чара слайдлар белән үрелеп барды.

 

 

           

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International