Лаеш техник-икътисадый техникумы стундентлары өчен Үзәк китапханәдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга багышланган интеллектуаль уен шулай атала иде. Алып баручылар яшь сайлаучыларның хокуклары һәм бурычлары, гражданнарның сайлауларда катнашу принциплары турында сөйләде. Аннары студентлар партия-командаларга бүленеп, сайлау алды агитация башлады. Катнашучылар алдында шундый бурыч куелды: партиягә исем, программа һәм эмблема уйлап табу. Һәр төркем үзенә электорат җыярга тиеш иде, күбрәк булган саен әйбәтрәк. Монда сайлау кабиналары, сайлау бюллетеньнәре өчен тартмачыклар да бар иде. Уен нәтиҗәләре буенча “Тере Россия” партиясе җиңү яулады.