Ташкирмән авылында универсаль спорт мәйданчыгы һәм капиталь төзекләндерү эшләреннән соң авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасы ачылу тантанасы булды. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Тантана алдыннан ул Башкарма комитет бинасын карап чыкты, монда шулай ук почта бүлекчәсе белән авыл китапханәсе дә урнашкан. Михаил Афанасьев мондый янәшәлекне хуплады, чөнки бер урында төрле юнәлештәге хезмәт күрсәтергә була. Шулай ук район башлыгы бина алдындагы җирлекнең дә төзекләндереләчәге хакында әйтте. Анда парковка төзү планлаштырыла.
Михаил Афанасьев универсаль спорт мәйданчыгын ачу һәм хакимият йортын капиталь төзекләндерү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә эшләп килүче дәүләт программалары аша эшләп булды, дип белдерде. Сүз уңаеннан, республикада алар 30 артык.
“Әлеге объектлар авыл җирлеге өчен бик мөһим, өстәвенә безнең районда спорт сөючән халык яши. Без балаларның спортка якынлашуын, вакытларын файдалы уздыруларын, сәламәт булып үсүләрен телибез, ә иң мөһиме: спорт мәйданчыгы буш тормаска тиеш”, - дип, район башлыгы авыл халкына мөрәҗәгать итте. Аннары ул аерым кешеләрне тәбрикләде һәм балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен туплар бүләк итте. Монда ук Михаил Афанасьев спорт мәйданчыгына тест уздырды: тантаналы чарада катнашучылар белән волейбол уйнап алды һәм баскетбол кәрзиненә туп ыргытып, очколар җыйды.
Лаеш районы матбугат хезмәте