6 сентябрьдә Бөтендөнья күченүчеләр уеннары кысаларында кыргыз көрәше буенча ярышлар үтте. Анда 26 илдән 121 спортчы катнашты. Ярышлар 55, 60, 66, 74, 84, 96 һәм аннан да югарырак авырлыкларда узды. Анда Татарстан көрәшчеләре дә катнашты: Риназ Гарипов, Рамил Синәкәев, Эмиль Җиһаншин, Алмаз Мостафин, Ренас Кәримуллин, Эльдар Хәмитов. Алар арасыннан призерлар арасында бары тик икесе генә калды: Лаеш районы Пәрәү авылыннан Риназ Гарипов 3 урынны яулады, ә Менделеевсктан Ренас Кәримуллин финалда гына җиңелде.
Риназ Гариповны һәм аның тренеры Анатолий Бозинны җиңү белән котлыйбыз!