Шул исем астында 16 сентябрьдә Лаеш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Лаеш шәһәре мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары өчен бердәи мәдәният дәресе оештырдылар. Әлеге чара Татарстан мәдәният министрлыгы инициативасы һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни-укыту проекты кысаларында узды.
Чара барышында балалар Татарстан һәм Лаеш шәһәренең тарихи һәм мәдәни урынннары буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар.
Татарстан Республикасы – күпмилләтле төбәк, анда татарлар, урыслар, чуашлар һәм башка төрле милләт вәкилләре яши. Һәр халыкның үз традицияләре, гореф-гадәтләре һәм милли бәйрәмнәре бар, аларның кайберләре белән балалар танышып та чыктылар. Алар Казан шәһәре китапханәләре, музейлары һәм театрлары буйлап читтән торып сәяхәт иттеләр. Алып баручылар балаларны утрау-шәһәрчек Зөя һәм Бөек Болгар белән дә таныштырдылар.
Татарстан Республикасы үзенең язучылары белән горурлана ала, алар арасында А.Алиш, Л.Лерон, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Б.Вайнер һәм татар әдәбиятының классиклары Г.Тукай белән М.Җәлил иҗатлары белән таныштылар укучылар.
Чара ахырында катнашучыларның барысына да “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Быел аны Лаеш шәһренең 400 дән артык укучы алды.
Республикабызның мәдәни һәм тарихи мирасы булган җирләр белән таныштыру чаралары китапханәдә ел әйләнзсендә барачак. Киләсе очрашуларга кадәр!