Казан Кремле һәм Казан федераль университеты 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлар өчен символикалар конкурсында дәгъва итүчеләр арасына керде.
Конкурсның өченче сайлап алу этабы 5 октябрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләрне 7 октябрьдә “Россия-1“ телеканалы эфирында игълан итәчәкләр. Ә хәзергә tvoya-russia.ru сайтында тавыш бирүдә катнашырга була.