Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына 18 сентябрь көнне узган Россия Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
-Сайлау участокларына килеп, туган республикасына ярдәм иткән барлык татарстанлыларга рәхмәт! “Бердәм Россия“ партиясе җыйган тавышларның югары нәтиҗәләре гамәлдәге хакимияткә һәм милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, иҗтимагый тотрыклылыкны саклауга, тотрыклы социаль-икътисадый үсеш курсына ышанычны күрсәтә. Без Россия Дәүләт Думасына “Татарстан командасы“н - республиканың тәҗрибәле профессионалларын һәм ватанпәрвәрләрен вәкил итеп җибәрәбез, - ди Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты яңа формалашкан депутатлар корпусының Татарстан халкы мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле тәкъдим итәчәгенә ышаныч белдерүен дә искәртте.
ТР Президенты матбугат хезмәте.