Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга террорчылык куркынычы турында сөйләделәр.

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Лаеш тернәкләндерү үзәгендә “Экстремизмга - юк!“ айлыгы кысаларында чаралар узды.

Учреждение хезмәткәрләре һәм үзәктә тернәкләндерү үтүче инвалид балалар белән гадәттән тыш хәлләрдә һәм террорчылык акты куркынычы булганда үз-үзеңне тоту буенча инструктаж үткәрделәр.

Икенче көнне “Дети Беслана. Минута молчания“ акциясе кысаларында тәрбияләнүчеләргә слайдлар күрсәттеләр, “Мир без насилия“ темасына әңгәмә дә уздырдылар. Шул ук тематика буенча балалар рәсемнәре конкурсы айлыкның йомгаклау этабы булды.

 

 

Үзәк педагоглары әлеге чаралар белән үсеп килүче буынга тирә-яктагы кешеләрне һәм үзләрен шәхес буларак хөрмәт итүгә нигезләнгән актив тормыш позициясе формалаштыруда ярдәм итәргә омтылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International