“Кулланучылар хокукларын яклау!” темасына Олимпиадада катнашучылар игътибарына!

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле катнашучылар! Икенче турга 20 һәм аннан да күбрәк балл алучылар чыга! Икенче турга эләккән катнашучыларны котлыйбыз!

Икенче турда катнашучылар исемлеге белән Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтындагы Кулланучылар хокук яклау порталында http://tatzpp.ru  «Олимпиада» бүлегендә (баннерга басарга кирәк) танышырга була. Олимпиаданың икенче этабында Лаеш районы мәктәбенең ике укучысына үзен күрсәтергә кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез! Икенче этап 26 нан алып 30 сентябрьгә кадәр иҗади эш – эссе язып уза. Эссеның темалары 26 сентябрьдә билгеле булачак. Сайттагы яңалыклар белән кызыксынып барыгыз!

2 этапны узучыларга

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан җирле органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International