Бүген район мәдәният йортында Киновидеохезмәт күрсәтү оешмасы 2 сыйныф укучылары өчен “Йолдызлы күк” темасына мәдәни-белем бирү дәресе уздырды. Программада конкурслар һәм табышмаклар булды. Звездочет образындагы алып баручы хәрәкәтле уеннар һәм флешмоб белән балаларның күңелен күрде. Космос турында ике кызыклы мультфильм күрсәтелде. Укучыларга мәдәни көндәлекләренә тамга куелды.
Лаеш районы матбугат хезмәте