Кече Елга авылында җирле халык көче белән мәчет реставрацияләнгән. Мондый карарны имам Җантаһир Кәримов кабул иткән, ә авыл халкы һәм меценатлар әлеге изге эшкә ярдәм иткәннәр. Бина 25 ел элек төзелгән һәм аны ремонлау зарур булган. Бүген мәчет залы 200 кешене сыйдыра, анда дин эшләрен алып бару да җиңеләйгән. Халык күп кенә эчке эшләрне башкарган: идәннәрен һәм диварларын тигезләгәннәр, аны сыйфатлы такта белән тышлаганнар, тартыла торган түшәм куйганнар, торбаларын алмаштырганнар, җылылык котелы куйганнар, иске тәрәзәләрне яңа пластикка алмаштырганнар, электр чыбыкларын яңартканнар, янгын куркынычсызлыгы сигнализациясен куйганнар, запас чыгу юлларын ясаганнар.
Әлеге эшләрнең барысын да авыл халкы үз куллары белән башкарган. Казанда яшәүче авылдан чыккан кешеләр дә ялларда кайтып булышкан. Меценатлар Гафур, Ильфар һәм Нурислам Зариповлар намаз уку залына коверлар бүләк иткән, төзелеш материаллары алганнар һәм үзләре дә эшләгән. “Хафизулла” мәчетен төзекләндерүдә хакимият тә катнашкан: район башлыгы Михаил Афанасьев түбә ябу матуриалары, мәчеткә кадәр асфальт юл салу һәм аның янында машина кую урыннары ясау өчен акча бүлеп биргән. Кече Елга авылы җирлеге хакимияте дә ярдәмсез калдырмаган. Хәзер мәчеттә койма тотарга кирәк, аннары аның алдында чәчәкләр утыртачаклар. Имам әйтүенчә, җомга намазына 100 ләп кеше килә икән, шуның күбесе – яшьләр. Кече Елгада аларның тәрбиясе турында да кайгырталар: 1 октябрьдән мәчет алдында мәдрәсә эшли башлаячак, анда дүр төркем укытылачак, шул исәптән балалар һәм хатын-кызларныкы да.
Лаеш районы матбугат хезмәте