Район башлыгы Михаил Афанасьев “Бердәм Россия” партиясенең яңа политсоветы өчен тавыш бирде

2016 елның 23 сентябре, җомга

“Бердәм Россия” партиясенең Лаеш районы буенча бүлекчәсе секретаре – район башлыгы Михаил Афанасьев партиянең яңартылган политсоветы өчен тавыш бирде. Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең XXV конференциясе уза. Шулай ук Россия Үзәк сайлау комиссиясе 18 сентябрьдә узган Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның соңгы нәтиҗәләре белән таныштырды. Думаның VII чакырылышында Татарстанны 15 депутат тәкъдим итәчәк, шуның партия исемлеге буенча: Марат Әхмәтов, Александр Сидякин, Айрат Фәррахов, Валентин Чайка, Ирек Богуславский, Мурат Гаделшин, Марат Бариев, Равил Хөснуллин; бермандатлы округлар буенча: Айрат Хәйруллин, Ильдар Гыйльметдинов, Ринат Хәйров, Иршат Минкин, Әлфия Когогина, Фатыйх Сибагатуллин. Исемлекне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән иде, әмма ул үз мандатыннан исемлектә үзеннән соң килүче хисабына баш тартачак.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International