Минем иң ышанычлы дустым!“

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

 

 

Лаеш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче гимназиянең 2 “а“ сыйныфы укучылары өчен “Минем иң ышанычлы дустым!“ уен-дәрес үткәрелде. Чара кысасында балалар Бөтендөнья хайваннар көненең Халыкара конгресста игълан ителүен белделәр. Аны табигатьне яклау хәрәкәте яклылар оештырган һәм үткәргән. Халыкара хайваннарны яклау фонды бу көнне популярлаштыру инициативасы белән Россиядә беренче тапкыр 2000 елда чыгыш ясый. Балалар шулай ук кешеләрнең күп кенә хайваннарны коткаручылар сыйфатында файдалануын, аларның кайберләренең авырулардан дәвалавын да белделәр. Мәсәлән, канистерапия – этләр катнашында дәвалау, фелинотерапия – песиләр ярдәмендә дәвалау, иппотерапия – атлар ярдәмендә дәвалау. Рәхмәт йөзеннән кешеләр хайваннарга һәйкәлләр куялар. Балалар “Кем ничек?“, “Хайванны сурәтлә“, “Сүз төзе“ һәм башка уеннарда каинаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International