Хезмәт эшчәнлеген 2016 елның 1 апреленнән соң туктаткан хөрмәтле пенсионерлар!
Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен индексацияне исәпкә алып түләү эштән киткәннән соң өч ай узгач кына башкарыла*.
Мәсәлән, хезмәт эшчәнлеген 2016 елның апрелендә туктатканнарга пенсия индексацияне исәпкә алып 2016 елның 1 августыннан гына (май, июнь, июль) түләнә. Эштән 2016 елның маенда киткәннәргә – 2016 елның 1 сентябреннән (июнь, июль, август) һәм алга таба шул тәртиптә.
*2013 елның 28 декабреннән №400-ФЗ “Иминият пенсияләре турында“ Федераль законның 26.1 маддәсенә ярашлы төстә.