Арча районына игелек визиты

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

 

 

Халыкара өлкәннәр ункөнлегендә, “Туган як“ акциясе кысаларында Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм Лаеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова Арча интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне – Гайсина Миңнезәфәр янына игелек визиты белән бардылар.

Визит барышында тыл хезмәтчәненә район башлыгы Михаил Афанасьевтан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Интернат-йорт коллективына безнең районда туган ханымга карата сизгер мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт сүзләре белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International