Лаеш районы үзенең тарихы, кешеләре белән бай. Балачак елларында Паново авылында үзенең туганнары белән Лев Николаевич Толстой булган. 2016 елның 4 октябрендә Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясе базасында Л.Н.Толстой тормышына һәм иҗатына багышланган Кырмыскалар бердәмлеге конференциясе үтте. Фәнни-тикшеренү эшләрен Лаеш районы укытучылары, “Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее“ МБУК хезмәткәрләре һәм “Лаеш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы“ МБУК хезмәткәрләре тәкъдим итте. Конференциядән соң Л.Н.Толстойның “Ясная Поляна“ музей-утары вәкилләре Сугышчан дан музеенда, “Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее“ МБУКта, Г.Р.Державин исеме белән бәйле мемориаль урыннарда һәм Паново авылында булдылар.