Өлкән кешеләр ункөнлеге кысаларында үтүче шахмат турнирына оештыручылар шашка ярышларын да кертергә уйлыйлар. Шашка һәм шахмат яратучы 10 кеше көч сынаша. Шашка буенча Сираҗетдинов Таһир һәм Белоусова Ольга җиңү яулый.
Шахмат турнирында ир-егетләр арасында беренче урынны Хәсәнов Фәрит, икенче урынны Матяшин Павел, өченче урынны Сираҗетдинов Таһир, хатын-кызлар арасында беренче урынны Воронкова Галина, икенче урынны Камаева Фирдәүс, өченче урынны Яшина Галина алды.
-Өлкән кешеләр ункөнлегендә шахмат турнирын инде бишенче тапкыр үткәрәбез, - ди Лаеш районында пенсионерлар берлеге рәисе Лидия Петровна Грабалина. – Һәрвакытта да ярышлар дуслык атмосферасында үтә һәм катнашучылар аны очрашу һәм аралашу өчен мөмкинлек дип саныйлар. Бүләкләрне “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлеге бирде.