Сатып алулар буенча киңәшмә үтте

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

 

Район Советында бюджеттан акча алучылар белән “Товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алганда бозуларны булдырмауга этәрүче чараларны гамәлгә ашыру турында“ дигән темага киңәшмә булды. Лаеш районы контроль-исәп палатасы рәисе Николай Федонин катнашучыларга муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу планнарын формалаштыру тәртибе турында сөйләде. Сатып алуда оешмалар, муниципаль вазифалар биләүче затлар катнашуын булдырмау турында доклад белән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зарина Каюмова чыгыш ясады. Аннан соң “Сатып алулар буенча комитет“ МУ рәисе Васил Галләмов товарлар һәм хезмәтләр сатып алуда бозуларны булдырмауга этәрүче чаралар темасын күтәрде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International