Лаеш районында кәбестә уңышы җыялар, бу турыда ТНВ журналистлары сюжет ясады “Нармонка“ ЧҖҖ хуҗалыгында ТНВ телеканалының төшерү төркеме булды

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Лаеш районында кәбестә уңышы җыялар, бу турыда ТНВ журналистлары сюжет ясады “Нармонка“ ЧҖҖ хуҗалыгында ТНВ телеканалының төшерү төркеме булды. Журналистлар басуларда кәбестә җыю турында репортаж ясадылар. Лаеш районында кәбестә 85 га мәйданда үстерелә, бүгенгә бу яшелчәләр 52 га территориядә җыеп алынган, бу 60 %тан күбрәк мәйданны тәшкил итә. Әлегә соң өлгерә торган кәбестә басуларда кала, аны җыюны киләсе атнада тәмамларга планлаштыралар. Уңдырышлылык район буенча гектардан уртача 640 центнер тәшкил итә.

Бүгенге көндә басуларда бәрәңге 90%тан артык мәйданнан җыеп алынган. “Семиречье“ агрофирмасында һәм “Нармонка“ ЧҖҖдә уңышны җыеп бетерәсе бар, “Хәерби“ эшне тәмамлаган инде. Гомумән алганда, районда бәрәңге 885 га мәйданда үстерелә. Уңдырышлылык гектарыннан уртача 118 центнер тәшкил итә. Лаеш районында шулай ук кишер (70 га) һәм чөгендер (45 га) үстерелә. Уңдырышлылык - шул тәртиптә 48 ц/га һәм 300 ц/га.

“Нармонка“ ЧҖҖ басуларында кәбестә җыюда Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары катнаша. Бу әлеге җаваплы чорда районга сизелерлек ярдәм булып тора.

Репортажны бу җомгада, 14 октябрьдә, 17 сәгатьтә ТНВ каналының “Туган җир“ программасыннан карагыз.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International