Лаешта җәмәгать тәрбиячеләре семинары үтте

2016 елның 14 октябре, җомга

Лаеш шәһәре үзәк китапханәсендә “Мәдәни-ял итү учреждениеләренең кыен үсмер тормышына тәэсире“ темасына җәмәгать тәрбиячеләре семинары булды. Анда районның социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова, Лаеш районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Наталья Лицова, җәмәгать тәрбиячеләре, “Алтын көз“ халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм социаль-мәдәни юнәлештәге учреждениеләр белгечләре катнашты. Чарага Балык Бистәсе районыннан кунаклар чакырылган иде, аларның делегациясенә башлык урынбасары - районның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Илнур Ибраһимов җитәкчелек итте.
Семинарда кыен үсмерләр тәртибен формалаштыруда җәмәгать тәрбиячеләренең роле, шулай ук яшьләр белән эш алымнары һәм механизмнары турында сүз барды. Аерым алганда, “Җәмәгать тәртибен саклау буенча “Форпост“ яшьләр (мәктәп) берләшмәләре үзәге“ МБУ директоры Александр Портнов яшьләргә тәрбия бирү һәм аларның ялын оештыру эшендә Лаеш районы тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул шулай ук бүген яшьләргә интернетның сизелерлек йогынты ясавын һәм нәкъ менә социаль челтәрләрдә зур эш алып барырга кирәклеген билгеләп үтте. Илнур Ибраһимов та аның белән килеште: “Сүз дә юк, хәзерге дөньяда интернет бик зур роль уйный, аның аша яшьләр, нигездә, үзе өчен мәгълүмат ала да. Әмма мин игътибарны башкага юнәлтер идем: безгә үсмерләр, бигрәк тә кыен үсмерләр белән эшләгәндә формализмнан китү мөһим. Алар үзләренә җаваплы һәм сизгер мөнәсәбәт таләп итәләр. Без яшьләрне тәрбияләгәндә хата җибәрергә тиеш түгел“, - дип билгеләде Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары.
Семинар барышында Лаеш районының яңа җәмәгать тәрбиячесе – Столбище мәктәбе укытучысы Гөлнара Трошинага көндәлек тапшырылды. Барлык җәмәгать тәрбиячеләре дә чараны оештыручылардан бүләкләр алды.   
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International