Районда авыл мәдәният йортларының отчет концертлары башланды. Кичә, 13 октябрьдә ул Атабайда үтте. Авыл мәдәният йорты артистлары үз талантларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Отчет концертлары барышында һәр авыл 2017 елның 14 февралендә булачак Лаеш районы оешуның 90 еллыгында чыгыш ясау өчен берәр номер тәкъдим итәчәк.
Бүген концерт Габишевода була, ә иртәгә, 15 октябрьдә Державинода һәм Пәрәүдә.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте