Йөрәк шигърияте һәм тормыш прозасы

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Үзәк китапханәдә якташ язучылар белән очрашулар үткәрү яхшы гадәткә әйләнде. Өлкән сыйныф укучылары һәм әдәбият яратучылар өчен Разит Хөрмәт улы Сибатовның “Язмышны алдап булмый“ исемле яңа китабын тәкъдир итү булды. Китабында автор 90нчы авыр елларда авыл хуҗалыгы, район үзәгендә техникумда студентлар тормышы турында сөйли, анда безнең як тарихы, мәхәббәт, мәкер күрсәтелә. 
Чарада Илсөяр Иксанова – шагыйрә, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова һәм Һ.Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Түгәрәк уен“ альманахы баш редакторы катнашты. Ул үзенең “Балан чәчәге“ чәчмә әсәрләр китабын тәкъдим итте. 
Катнашучылар китап авторларын зур кызыксыну белән тыңладылар, тормышлары һәм иҗатлары турында сораулар бирделәр.
Аннан соң, чәй табыны артында яңа яза башлаучы шагыйрьләр үз шигырьләрен укыды. Чара азагында һәркем истәлеккә автограф куелган китап алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International