Лаешта район башлыгы Кубогына мини-футбол буенча чемпионат тәмамланды

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

 

17.10.2016

Лаеш техник-икътисад техникумы мәйданчыгында Лаеш районы башлыгы Кубогына мини-футбол буенча чемионат тәмамланды. Анда финал уены булды. Чемпионат нәтиҗәләре буенча 1 урынны “Экшн“ командасы (Лаеш шәһәре) яулады, 2 урын “Усады“ (Усады авылы) командасында, 3 урында – “Ак барс“ командасы (Лаеш шәһәре). Район башлыгы Михаил Афанасьев җиңүчеләрне котлады һәм чемпионнарга Кубок тапшырды.

Бүләкләү барышында районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Динар Гайнетдинов Михаил Афанасьевка “1“ саны астында исемле футболка бүләк итте. Бу очраклы түгел: район башлыгы бар юнәлешләр буенча безнең районның лидеры, беренче заты һәм “капитан“ булып тора. Үз формасын киеп, Михаил Афанасьев кырга чыкты һәм футбол уйнады.

Капитаны – 1нче сан Михаил Афанасьев белән бергә Лаеш районы командасының, футболчыларыбыз кебек үк, һәрчак мактау пьедесталында булуын телибез! Без җиңүчеләрне котлыйбыз!

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International