2016 елның 20 ноябрендә – гражданнарның үзара салымы буенча референдум

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

 

17.10.2016

2016 елның 20 ноябрендә, Лаеш муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының үз керемнәрен киңәйтү максатыннан, гражданнарның үзара салымы мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәреләчәк.

2014 елда Лаеш муниципаль районында гражданнарның үзара салымы буенча референдумда 15 авыл җирлеге катнашты. Ул елда гражданнардан җыелган акча суммасы 1 миллион 470,1 мең сум тәшкил итте. Республика бюджетыннан алынган дәүләт ярдәме үзара салым барышында гражданнардан җыелган суммадан дүрт тапкырга артыграк, үз чиратында ул 5875200 сум тәшкил итте.

2015 елда Лаеш районында гражданнарның үзара салымы буенча референдумда 4 авыл җирлеге катнашты. Бу елда гражданнардан җыелган акча суммасы 673350 сум тәшкил итте + ТР бюджетыннан алынган дәүләт ярдәме (гражданның 1 сумына 4 сум бюджет акчасы исәбеннән) 2692200 сум тәшкил итте.

Әлеге акчалар юллар ремонтлауга яки вак таш җәюгә, зиратларны төзекләндерүгә, урам яктыртуны ремонтлау яки алыштыруга, су белән тәэмин итү челтәрләре төзүгә яки скважиналар бораулауга тотылды.

20 ноябрьдә референдумда 23 авыл һәм 1 шәһәр җирлеге катнаша. Исәпләүләргә ярашлы төстә, җыелачак сумма 3 миллион 982,4 мең сум тәшкил итәчәк, аңа республика финанславы исәбенә 15 миллион 929 мең сумнан артыграк акча киләчәк.

Түләүләр күләме авыл җирлеге башкарма комитеты карарына ярашлы төстә билгеләнә, ягъни бер кеше өчен түләү 200-300 сум чикләрендә булачак (авыл җирлегенә бәйле төстә). Гражданнарның аерым категорияләре өчен түләү күләмен киметү яки түләүдән азат итү сыйфатында ташламалар бирелә.

Үзара салым акчаларын тотуның өстенлекле юнәлешләре: зиратлар территориясен төзекләндерү, юлларга ремонт ясау яки вак таш җәю, су белән тәэмин итүнең торбаүткәрү системаларын алыштыру, суэтем башняларны ремонтлау һәм төзекләндерү, урам яктырткычларын урнаштыру, ремонтлау яки алыштыру, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү.   

Барыгызны да референдумда катнашырга һәм күпме акчаны нәрсәгә тотарга икәнен үзебез хәл итәргә чакырабыз!

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International