Лаешның район мәдәният йортында “Державин укулары“ ХII Бөтенроссия фәнни-практик конференция булды

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Лаешның район мәдәният йортында “Державин укулары“ XII Бөтенроссия фәнни-практик конференция булды. Монда әдәбият белгечләренең "Державин и диалог культур" һәм "Современные проблемы изучения поэтики Г.Р. Державина" түгәрәк өстәлләре үтте. Аларда Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче филологлары-әдәбият белгечләре катнашты.
Конференция алдыннан анда катнашучылар өчен “Державин урыннары“ буенча экскурсия туры оештырылды. Аерым алганда, кунаклар Гавриил Романович Державин исемендәге сквер урнашкан, аның әти-әниләре никахлашкан чиркәү һәм шагыйрьнең балачак еллары шаһиты булган 280 еллык агач үскән Сокуры авылына бардылар. Аннан соң алар Егорьево авылында булдылар. Монда филологлар-әдәбият белгечләре Г.Р.Державин истәлегенә куелган һәйкәлне һәм аның әти-әниләре каберен карадылар.
Конференциядә катнашучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. Ул  Гавриил Романович Державинның дөнья әдәбиятына һәм юриспруденциягә керткән өлешенең зур булуын билгеләде. Россия һәм дөнья галимнәре алдында аның кыйммәтен ачу бурычы тора. “Державинның ватанында – Лаеш районында бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләнде: аның хөрмәтенә Сокуры авылында сквер төзелде, Егорьевода һәйкәл куелды, ә Лаеш шәһәренең төп мәйданы аның исемен йөртә. Әмма без эшләгән эшләр якташыбыз лаек булганның бик аз өлеше генә әле“, - диде Михаил Афанасьев.
Россия һәм чит илләрдән килгән филологлар-әдәбият белгечләре  Гавриил Романович Державинның дөнья әдәбиятындагы роле турында докладлар белән чыгыш ясадылар һәм һәркем аны яңа яктан ачарга теләде. Польшадан поляк, венгр филологиясе һәм этнографиясе магистры, «Poezja dzisiaj» журналы баш редакторы Александр Навроцкий Державинның "Водопад" шигырен поляк телендә сөйләде, ә язучы һәм Г.Р. Державин исемендәге премия иясе Ренат Харис конференциядә катнашучыларга шагыйрьнең “Бог“ шигырен татар телендә тәкъдим итте. Россия язучылар берлеге әгъзасы, Беларусь язучылар берлеге  әгъзасы, язучылар берлегенең Брест өлкәсе бүлеге рәисе Любовь Красевская Гавриил Романович Державинның иҗаты һәм эшчәнлегенең Россия тарихында гына түгел, ә бөтен дөньяда да эз калдыруын, шуңа күрә аның чит ил галимнәре өчен дә кызыклы булуын билгеләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International