Пенсия фонды идарәсе 2016 елның 3 кварталы өчен отчет документларының Бердәм формасын кабул итә.
Исегезгә төшерәбез, отчет электрон төстә отчет кварталыннан соң килүче календар айның 20сеннән дә соңга калмый тапшырыла. Моңа бәйле төстә, отчет кабул итүнең соңгы көне - 20 ноябрь ялга туры килгәнлектән, 2016 елның 3 кварталы өчен отчетны 21 ноябрьдән соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
Хөрмәтле эш бирүчеләр, шул исәптән яллы хезмәттән файдаланучы шәхси эшмәкәрләр, штраф санкцияләре куллануны булдырмас өчен отчетны үз вакытында тапшырырга онытмагыз.
Белешмәләр өчен телефоннар: 2-57-95, 2-50-44.