«Русский язык на 2016-2020 годы» федераль максатчан программа чараларын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләре буенча мәктәп укучылары һәм студентларның бөтенроссия олимпиадасының төбәк турын үткәрде. Олимпиадада урта гомуми һәм югары белем бирүнең төп гомумбелем бирү программасын гамәлгә ашыручы дәүләт, муниципаль белем бирү оешмаларының 10-11 сыйныфларда укучы 485 укучысы һәм 42 студенты катнашты. Әлеге олимпиада йомгаклары буенча ПРИЗЕРЛАР итеп табылдылар:
1. Вильданова Диләрә - «Столбище мәктәбе» МБОУ, 10 сыйныф
2. Вәлиуллин Ирек - «Пәрәү мәктәбе» МБОУ, 10 сыйныф
3. Хаматов Марат - «Пәрәү мәктәбе» МБОУ, 11 сыйныф
4. Галиева Румия - «Пәрәү мәктәбе» МБОУ, 11 сыйныф