Җәйге мәшәкатьләр, көзге табыннар

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

“Хуҗабикә“ клубы кысаларында Татар Сараланы авылы китапханәсе һәм авыл клубы хезмәткәрләре “Җәйге мәшәкатьләр, көзге табыннар“ темасына уңыш бәйрәме үткәрделәр. Китапханәдә алдан ук шул исемдәге китап күргәзмәсе һәм өйдә әзерләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырылган иде. Чара барышында һәр хуҗабикә үзенең консервацияләү рецептлары һәм серләре белән уртаклашты. Бәйрәм барышында анда катнашучыларның үзләре язган шигырьләре һәм яраткан җырлары яңгырады. Чара йорт сыйларыннан әзерләнгән табын артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International