«В сказке вера в дружбу и мир живет» конкурсында җиңүчеләребез

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

“Әкият“ курчак театрында китап укучы гаиләләр арасында «В сказке вера в дружбу и мир живет» республика конкурс-фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Столбищедан Никифоровлар гаиләсе котлаулар кабул итте. Катнашучылар күрсәтү өчен теләсә нинди милләт әкиятен әзерләргә тиеш булган. Бу – конкурсның мәҗбүри шарты. Бүләкләү тантанасында Никифоровларга кыйммәтле бүләк һәм Диплом тапшырдылар, “Туган авылым“ ресторанына бәйрәм ашына чакырдылар, барысы бергә Казан буйлап экскурсиягә чыктылар. Бүген ышанып әйтергә була, мондый чаралар гаиләдә китап уку традицияләрен яңартуга, шулай ук китапханәләрнең абруе күтәрелүгә этәрә.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International