19 октябрьдә Лаеш районы мәдҗәният йортында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов концерты булды. Чарада тормыш иптәше белән район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Ул артистка барлык Лаеш районы кешеләре исеменнән иҗаты һәм лаешлылар өчен бәйрәм ясавы өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 20 октябрьдә, Салават Фәтхетдинов концерты Габишевоның мәдәни-спорт үзәгендә була. Башлана: 19 сәгатьтә.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте