Туган җир иҗатка илһамландыра

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәдә студентлар һәм китап сөючеләр өчен Антонина Григорьевна Андронованың Җиңүнең 70 еллыгына һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган яңа «Тайны бытия» китабын тәкъдир итү булды. 
Писала тайны бытия,
Я не для красного словца,
Не для утехи и хвалы,
А для познанья старины.
«Есть женщины в русских селеньях…», - дип яза Н.А.Некрасов 19 гасырда, әмма аның сүзләре безнең көннәргә дә аваздаш яңгырый. Мондый хатын-кызларның берсе – Олы Кабанда яшәүче  Антонина Григорьевна Андронова, һөнәре буенча шәфкать туташы, ике ул анасы. Әмма аның йөрәге аларны гына түгел, бар авылдашларын да, олысын да, кечесен дә кабул итеп, җылытырга әзер. Ул – үз шигырьләрендә Кабан җирләрен данлап җырлый һәм авылдашларын башкаларга таныта. Бар кешегә ярдәм итәргә, барысына да күңел җылысы бирергә – аның тормыш кредосы. 
Үз шигырьләрендә  Антонина Григорьевна туган як матурлыгына, яшьлеккә дан җырлый. Зирәк, күңелләре матур булган, хезмәттә эчкерсез кешеләрне мактый һәм үрнәк итеп куя. Аларда яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү, авторның тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклеге чагыла. Шигырьләре белән ул тормышны матуррак, кешеләрне яхшырак һәм кешелеклерәк итә. Антонина Григорьевна безнең авыл кешеләре турындагы хикәяләрнең яңа буыннар, безнең оныклар өчен саклануын тели.Чөнки бу бит – безнең тарих, туган як тарихы – безнең байлык. 
Раскрыла тайны бытия,
Односельчан своих сполна,
Меня вы строго не судите,
 Улыбкой всё же наградите.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International