Сак булыгыз – алдакчылар!

2016 елның 21 октябре, җомга

Өлкән яшьтәге кешеләр интернет-чыганаклардан ерак торалар. Алдакчылар үз уеннарын танышу һәм виртуаль акчалар белән махинацияләр ясау белән генә чикләнмиләр. Алар реаль тормышта яшиләр һәм ышанучан яклаучысыз картларга күп начарлыклар эшлиләр. Өйләренә хәйрияче битлеге астында килеп, аларның соңгы акчаларын тартып алалар.
Лаеш муниципаль районының “Алтын көз“ комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә үзләре карамагындагы олы кешеләр белән алдауларны профилактикалау буенча аңлату әңгәмәләре үткәрәләр.
Әңгәмәдән соң алдауларны профилактикалау турында белешмәлекләр тапшыралар, аларда шәһәр һәм районның ашыгыч хезмәтләре телефоннары күрсәтелгән.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International