Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Лаеш районының Имәнкискә авылында яшәүче 100 яшьлек Вильдан Гарипов янында булдылар. Шуны әйтергә кирәк, ул Лаеш районында яшәүче йөз яшьтән узган бердәнбер кеше. Аралашу барышында Вильдан Гариф улы үзенең озак яшәү серләре белән уртаклашты, шулай ук кунакларга җыр җырлап күрсәтте. Гадел Вафин сүзләре буенча, бүген кеше 120 елга кадәр яши ала. Ул озак яшәү серләренең гади булуын билгеләде: күңел тынычлыгы, тирә-яктагыларның яратуы һәм кайгыртуы. “Гомер озынлыгы кыскаруга тәмәке тарту сизелерлек йогынты ясый“, - диде министр. Ул Вильдан Гариповка җылы аяк киеме бүләк итте һәм әбисенең дә озак яшәвен һәм хәзер аңа 95 яшь булуын әйтте.
Район башлыгы Михаил Афанасьев Вильдан Гариф улы һәм аның туганнары белән аралашты. “Без әле сезгә тагын кунакка килербез“, - дип ышандырды Михаил Афанасьев. Моңа җавап итеп озак яшәүче үзе янында район башлыгы, министр, республика ММЧ журналистлары булуын, инде Татарстан Президентының гына киләсе калганын әйтте. Әңгәмә азагында Вильдан Гарипов Рөстәм Миңнехановны үзенә кунакка чакырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте