МСРК утырышы

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге базасында МСРКның чираттагы утырышы булды. Утырышта профилактика системасы хезмәтләре, ОСПСиД белгечләре – участоклар кураторлары катнашты, алар вемомствоара исәптә торучы  гаиләләр турында сөйләделәр. Көн тәртибендә ун сорау иде. МСРК секретаре тарафыннан профилактик әңгәмә үткәрү өчен ике гаилә чакырылган. Опека һәм попечительлек бүлегеннән кергән бер сигнал картасы карап тикшерелде.
Утырыш барышында түбәндәге карарлар кабул ителде:
-дүрт гаилә эше этапларын озайту турында
-комиссия әгъзалары тәкъдиме белән – уңай нәтиҗәгә ирешү белән бәйле төстә ике гаиләне ведомствоара исәптән төшерергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International