Бүген Усады авылы янында Лаеш районы һәм Казан шәһәре чигендә урнашкан “Спортивная“ станциясе“ торак комплексы проектын тәкъдир итү булды.Чарада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ICL КПО ВС генераль директоры Виктор Дьячков һәм “Сувар девелопмент“ генераль директоры Андрей Мочалов катнашты.
“Спортивная“ станциясе“ Татарстанда беренче спорт инфраструктурасы үстерелгән торак комплекс булып тора, анда күп санда спорт объектлары төзеләчәк. Монда ук 9 балалар бакчасы һәм 3 мәктәп урнашачак. Торак биналарның гомуми мәйданы 450 000 квадрат метрдан артык, ә территориясе 63 гектар тәшкил итәчәк. Андрей Мочалов билгеләгәнчә, “Спортивная“ станциясе“ торак комплексын төзү проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елга 4,4 километр озынлыктагы яңа транспорт чишелеше төзеләчәк. Аны Казан-Боровое Матюшино трассасының икенче километрында салачаклар. Бу юлның әлеге участогында авырлыкны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Аны ачканнан соң торак комплекстан Казан үзәгенә 14 минут эчендә барып җитәргә мөмкин булачак. Моннан тыш, бу юнәлештә берничә яңа автобус маршруты барлыкка киләчәк. Чишелеш көн саен 30 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтер дип планлаштырыла.
Торак комплекс төзү соцааль мәсьәләләрне дә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, лаеш районының Усады авылында урнашкан ICL КПО ВС компаниясе үз хезмәткәрләре өчен ике йорт төзүгә шәхси заказ биргән. Виктор Дьячков сүзләре буенча, компания хезмәткәрләренә фирма тарафыннан кредит буенча процентларны компенсацияләү шарты белән квартирларны ипотекага сатып алырга тәкъдим ителә. “Әлеге торак комплекс проекты безгә, һичшиксез, кызыклы. Монда социаль объектлар, спорт корылмалары, парклар, ял зоналары, ял итү учреждениеләре – уңайлы гомер итү өчен кирәкле бар нәрсә булачак. Безнең авылларда балалар саны арта, без белем бирүнең яңа оешмалары кирәклеген тоябыз. Якын арада без Усады авылында яңа мәктәп төзи башлаячакбыз. Әлбәттә, без социаль характердагы мәсьәләләрне гамәлгә ашыру планында төзүчеләр белән хезмәттәшлек вариатларын табабыз һәм табачакбыз“, - дип билгеләде Михаил Афанасьев.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте