«Китап сандыгы»

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Габишево авылы китапханәсендә әдәби кичәдә “Китап сандыгы“ түгәрәгендә катнашучылар драматург һәм язучы Евгений Львович Шварцның тууына 120 ел булуны билгеләп үттеләр. Әкиятчене исән чагында ук гасырның иң яхшы драматургларының берсе дип атаганнар, ә үлгәннән соң аның исеме балачак, игелек һәм ярату символына әйләнә. Алар элеккечә актуаль. Түгәрәккә йөрүчеләр талантлы драматургның тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче “Жил-был сказочник“ тәкъдир итүе белән таныштылар. Аннан соң югалган вакыт турында кызыклы һәм гыйбрәтле әкияттән өзек карадылар. Соңыннан әсәр эчтәлеге буенча фикер алышу һәм зур булмаган викторина булды. Балалар вакытның кадерен белергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Әкиятнең төп фикере яңгырады: “...исеңдә тот, вакытны югалткан кеше картайганын үзе дә сизми“. Тагын язучы шундый киңәш бирә – “ кайчакта соңыннан аны саклап калу өчен  бераз вакытны югалтырга мөмкин“. Балалар әкият эчтәлегенә туры килә торган мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Мәсәлән, “Эш беткәч, уйнарга була“. Ахырда Евгений Шварц сүзләре яңгырады: «Горят причудливо краски, И как ни мудра голова, Вы все-таки верьте сказке, Сказка всегда права».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International