Бүген Лаешның тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерү үтүче балалар һәм үсмерләр арасында «Минута славы» талантлар конкурсы үтте.
Чара барышында яшь артистлар тамашачыларны искиткеч җырлары, биюләр куелышы, шигырьләрне тәэсире һәм сәнгатьле укулары белән шатландырдылар. Балаларның һәр чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Үзәк педагоглары мондый чаралар балаларга үз талантларын күрсәтү, иҗади сәләтләрен үстерү, шулай ук җәмгыятьтормышында актив катнашу мөмкинлеге бирә дип саныйлар.
Конкурс номинантлары булдылар:
1) «Нәфис сүз»: Яруллина Аделина һәм Яруллина Алина;
2) «Җыр»: Бадугин А., Гарипова А., Шаблонов В., Чопанова Ландыш
3) «Бию»: Гарипова Л, Чопановалар Лилия һәм Ландыш, Когтев В.
Үз сәләтләренә ышанган балалар дусларының җылы елмаюлары, уңай тәэсирләр һәм тапшырылган истәлекле дипломнар белән бүләкләнделәр.
Һәр бала үзенең дан минутын алды!