27.10.2016
27 октябрьдә Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее Лаешның 1нче гимназиясе 7 сыйныф укучылары өчен “Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне“ чарасы үткәрде. Еллар үтә, әмма безнең йөрәкләрдәге яралар төзәлми. Террор һәм ялган гаеп аркасында миллионнарча кешеләр һәлак булды, бар хокукларыннан мәхрүм ителде. Хәтта кешеләрчә җирләнү хокукыннан да. Озак еллар дәвамында аларның аларның исемнәре тарихтан сызып атылды. Мәктәп укучыларына сәяси репрессияләр корбаннары, Лаеш ягы кешеләренең хатирәләре, Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее фондларыннан фото-документаль материаллар тәкъдим ителде. Гаепсездән гаепле булганнарны бер минут тын торып искә алдылар.