“Бердәм Россия“ партиясенең Лаеш бүлегендә гражданнар кабул итү булды 

2016 елның 28 октябре, җомга

 

28.10.2016

Кичә “Бердәм Россия“ партиясенең Лаеш җирле бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий ярдәмчесе Юлия Сафина гражданнар кабул итте. Беренче сорауны Татарстан Республикасының Лаеш районында педагоглар һәм китапханәчеләр иҗат төркеме әгъзасы, Имәнкискә мәктәбе китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова бирде. Ул мәктәп китапханәсен яңа җиһазлар белән җиһазлауда иганә ярдәме күрсәтүләрен үтенде. Һәм бүген үк Михаил Сыровацкий әлеге мәсьәлә буенча уңай карар кабул итте.

Депутатка шулай ук башка мөрәҗәгатьләр һәм рәхмәт сүзләре дә килде. Мәсәлән, А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина ел саен үтә торган “Вместе“ ДИА-фестивален үткәрүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте, “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева "Объединимся в борьбе с диабетом", "Помоги собраться в школу", «Дети рисуют страну», «Забота и внимание ветеранам», «День Единой России» партия проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашулары һәм җирле бүлеккә иганә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International