Лаеш шәһәрендә район мәдәният йортында Призывник көне үтте. Булачак Ватан сакчылары өчен бәйрәм концерты оештырылды. Мондый очракларда кабул ителгәнчә, чара Казан югары хәрби команда училищесы оркестры башкаруында “Славянка маршы“ белән башланды: сәхнәгә Россия һәм Татарстанның дәүләт флаглары чыгарылды.
Призывникларга хәерле юл теләп район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев мөрәҗәгать итте. Ул булачак солдатларны Ватаннарын сакларга, аны яратырга һәм Туган ил өчен кирәкле булырга чакырды.
Бу көзге чакырылышта Лаеш районыннан армиягә 35 егет китә, аларның 15е Ватан каршындагы бурычын Самарадагы шефлыкка алынган хәрби частьтә үтәячәк. Алар арасында Нармонка мәктәбе директоры Роза Солягинаның улы Антон да бар. Роза Солягина барысына хәерле юл теләде, ә Антон, үз чиратында, призывниклар исеменнән Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәргә ышандырды. Барлык егетләр район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм хәрби комиссариатның Лаеш районы бүлеге Александр Афанасьев кулыннанкомандир сәгатьләре алдылар. Призывник көне салмак кына бәйрәм концерты белән үрелде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте