Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыпрограммалар буенча конкурс игълан итте

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2015 - 2017 годы» һәм «Развитие семейных животноводческих ферм на базе крестьянских (фермерских) хозяйств в Республике Татарстан на 2015 - 2017 годы» ведомство программаларында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс сайлап алу үткәрелү турында игълан итә. Шулай ук «Развитие сельскохозяйственной потребительской кооперации в Республике Татарстан на 2015 - 2017 годы» программасы буенча матди-техник базаны үстерү өчен грантлар тапшыруга авыл хуҗалыгы кулланучылар коллективларын конкурс сайлап алу үткәреләчәк. 
Гаризалар һәм документлар кабул итү ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча үткәрелә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 һәм 308 кабинетлар.
Документлар һәм гаризалар2016 елның 31 октябреннән 21 ноябренә кадәр кабул ителә.
Кабул итү эш көннәрендә 9дан 12гә һәм 13тән 16 сәгатькә кадәр башкарыла.
Грантлар тапшыру тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат монда урнаштырылган: http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm.
Өстәмә мәгълүмат өчен түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә: 8 (843) 221-76-85, 8 (843) 221-76-54.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International