Лаеш районының “Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгендә 183 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид хезмәт күрсәтелүдә тора, алар янгын чыгу куркынычына еш дучар була.
Олы яшьтәгеләрнең физик, акыл һәм эмоциональ хәле начарлану нәтиҗәсендә янгынга каршы профилактика, янгыннарны булдырмау һәм янгын вакытында куркынычсызлык җитди проблемага әйләнә.
Шуңа күрә социаль хезмәткәрләр ТРның “Татарстан Республикасы янгынга каршы сак“ ГКУның Казан отряды сак посты хезмәткәрләре белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнар белән янгын куркынычсызлыгы турында аңлату әңгәмәләре алып бара.
Моннан тыш, көнкүрештә янгын иминлеге чаралары һәм төтен исе килгәндә нәрсә эшләргә кирәклеге турында инструктажлар үткәрелә. Әңгәмә азагында ашыгыч хезмәтләр телефоннары күрсәтелгән белешмәлекләр таратыла.