Чаллының Боз сараенда билбаулы көрәш буенча XIV дөнья чемпионаты һәм Гореш буенча III дөнья чемпионаты булды

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

42 илдән – Ямайка, Конго, Кытай, Яңа Зеландия, Израиль, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм башкалардан 300гә якын катнашучы Чаллыда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты һәм төрекмән көрәше Гореш буенча дөнья чемпионатына җыелды. Көрәш буенча мондый дәрәҗәле ярышлар Россиядә беренче тапкыр үткәрелде. Ирекле һәм классик стильдә 32 комплект бүләк уйнатылды.
Лаеш районыннан призерлар булдылар: спорт мастеры Проворова Алина (тренеры Михайлова Е.Г.), 58 кг авырлык категориясендә 3 урын алды һәм Гарипов Риназ (тренеры Бозин А.А.), 57 кг авырлык атегориясендә 3 урын алды. 
Россиянең спорт мастеры, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы Михайлова Елена Григорьевна бу ярышларга мактаулы кунак сыйфатында чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International