Бик сирәкләргә генә эләгә торган дәрәҗәле исемгә лаек булуын дуслары шалтыратып әйтә. “Маяк” радиосыннан ишетеп калганнар икән. “Герой дигән сүзгә ышанмадым, шаярталар дип уйладым”, – ди ул. Герой булмасам, тынычрак яшәр идем дип тә бер генә уйламаган. “Минем өчен иң мөһиме – кешегә начарлык эшләмәү иде. Ә арттан сөйләгән сүзләргә әллә ни исем китмәде”, – ди. Бүреләр өеренә эләккәнсең икән, бүре булып уламый ярамый, дисә дә, атом бозваткычы флотында эшләгән елларын хәзер дә юксына. “Тәртип иде анда, бөтен җирдә тәртип иде, – ди. – Диңгездә шунсыз булмый. Эш картограмма буенча бара. Үз белдегең белән нидер эшләү җинаятькә тиң. Белмисең икән, кысылма. Авария ясыйсың икән, үзеңне дә, хезмәттәшләреңне дә харап итәсең”.
Судноларның техникасы бик катлаулы. Яшьләрне әзерләү дә ансат түгел. Уку йортын тәмамлап килгән яшьләр өч елдан гына эш рәтен чамалый башлый, биш елдан чынлап торып эшләргә өйрәнә. Өлкән мастер Фидус абый шундый фикердә. “Мин бигрәк тә барысын да беләм дип йөргән кешедән курыктым, – ди ул. – Андыйлар аз түгел. Кеше нәрсәгә башы җитмәвен чамаларга тиеш. Шул чагында зур хаталар ясамаячак”.
Фидус абый комсомол, партия эшләрендә катнашмый, аңа вакыты да, кызыксынуы да булмаган. Бүләккә ни өчен, кем тәкъдим иткәнен дә белми кала. Шул ук вакытта моны бәхет эше дип тә кабул итми. “Җитди вазыйфа башкардым, җаваплылык бик көчле иде”, – ди. Нинди хезмәт башкаруы хакында сөйләвен сорагач исә: “Нәрсәсен сөйлисең, гап-гади эш, – ди. – Флоттагы атом пар җитештерү җайланмаларын эшләтеп, җитешсезлекләрен бетерү, көйләп тору вазыйфасы йөкләнгән иде”. Фидус абый хезмәт юлын “Ленин” бозваткычыннан башлый. 1974 елда “Арктика” бозваткычына күчә. Хезмәт Герое исеме дә шунда бирелә. 1982 елдан пенсиягә чыкканчы “Таймыр”да эшли.
Төньяк диңгез юлында бик күп бистәләр урнашкан. Шуларга товар, җиһазлар ташыйлар. Җирле халыкның товарын читкә чыгаралар. Алтышар ай буена яр кырыена чыкмыйсың, өйгә кайтып кермисең. Андый шартларга бөтен кеше түзә алмый. Кышын табигать аеруча кырыс, җил, давыл кузгала. Боз кысрыклап, пароходлар төпкә киткән еллар да була. СССР заманында бик күп атом бозваткычлары төзелә. Аның буенча дәүләтнең зур масштабтагы программасы эшләнә. Гомумән, Россиянең атом бозваткыч флотына бөтен дөньяда тиңнәр булмый. Ул Себерне тирәнрәк ачарга мөмкинлек бирә. Андагы халыкларның тормышын җиңеләйтә. Атом бозваткычы флотының эшләп китүе 1959 ел азагына туры килә. Ул чагында дөньяда беренче тапкыр “Ленин” бозваткычы юлга кузгала. 1970 нче елларда Төньяк диңгез юлы аша Арктикага да юллар киңрәк ачыла. 1975 елда “Арктика” атом бозваткычы эшли башлагач, ел дәвамында навигация эше җайлана. Шулай итеп, Төньяк диңгез юлы Норильск сәнәгать районы, трассада ел дәвамында эшләүче Дудинка порты барлыкка килүдә дә мөһим роль уйный. Аннары “Себер”, “Россия”, “Советлар Союзы”, “Таймыр”, “Вайгач”, “Ямал”, “Җиңүгә 50 ел” дип исемләнгән бозваткычлар төзелә.
Фидус абый 1965 елда Мурманскида гаилә корып җибәрә. Кәләшлеккә туган ягы Башкортстанның Яңавыл районыннан укытучы булып эшләүче кызны алып китә. Өч ул, бер кыз үстерәләр. “Балаларның берсен дә ни флотка, ни укыту эшенә җибәрмәдек”, – ди ул. Кайсы икътисадчы, кайсы фән дөньясына чумган. 2006 елда гаилә Лаешка кайтып төпләнә. Ә аңа кадәр киләчәкне алдан кайгырткан Әсхәдуллиннар 1995 елда районнан җир кишәрлеге сатып ала. Төзелешне башлаганда палата корып кунып ятарга да туры килә. Михнәтле көннәр артта, бүген үз йортларында бәхетле, тыныч гомер кичерәләр. Тик еллар узган саен үткәннәр хәтерне айкый. Себернең табигате сагындыра. Фидус абый әйтүенчә, начар табигать шартлары юк, без аны аңлап кына бетермибез. Анда искиткеч тәртипле, акыллы кешеләр яши иде, дип искә ала. Татарлар да байтак була. Заманында ата-бабалары, кулак ярлыгы тагылып, Татарстаннан, Башкортстаннан сөрелгәннәр. Фидус абыйның бабасы да шундый ачы язмышка дучар. Чит җирләрдә дөнья куйган. Аның Себер киңлекләрендә каберен генә табарга мөмкин булмый.