Агымдагы ел өчен отчет тапшыруга әзерлек

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Агымдагы ел өчен отчет тапшыруга әзерлек – Үзәк китапханәдә китапханәләр белгечләренең эшлекле семинар-киңәшмәсендә шундый төп тема карап тикшерелде. Күп кенә эш моментларына кагылдылар, аларны тикшерү һәрвакыттагыча бик җанлы һәм кызыклы булды. Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм Столбище китапханәсе китапханәчеләре китап рекламасының заманча формалары буенча үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Китапханәчеләр алдында РФ Пенсия фондының ТР Лаеш районы идарәсе начальнигы И.А.Алешина чыгыш ясады. Мәҗбүри пенсия иминияте системасында пенсия хокуклары турында мәгълүмат тәкъдим ителде. “Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты“ электрон сервистан файдалану тәкъдиме керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International