Бер мәлне безнең республикага гомерен багышлаган, аны зурлаган, хезмәте белән әллә нәрсәләр майтарган кешеләр турында сүз чыкты. Танышым, атаклы спортчы Александр Васильевич Плюшкин үзе сокланган бер зат турында мине капылт әсәрләндергән сүз сөйләде:
– Зәй автоагрегат заводы директоры Вадим Мишин, минем өлкән дустым кеше ышанмаслык бер кыюлык күрсәтте, мең мәшәкатьләре өстенә татар теле өйрәнергә тотынды. Китапханәләрдәге хезмәткәрләрне шаккатырып, татар җырларын русчага тәрҗемә итә.
– Завод эшчеләре бәйрәм мәҗлесләрендә төрлесе төрле почмакта үз җырларын гына җырлап утырмасыннар, мин тәрҗемә иткән татар җырларын да бергә җырласыннар, – ди торган иде ул безгә.
Моңланып ай нурларында
Син сазыңны уйнадың.
Нинди кыллар чиртте, бәгърем,
Ул матур, яшь кулларың?
Вадим Мишин, көй кысаларына кертеп, рус шигырен тезә:
В лунную ночь, чувство тоски,
Струны звеня извлекли.
Саз голосил, пальцы твои,
Быстры, легки и нежны...
Бу тәрҗемәне Нәкый Исәнбәт, әлбәттә, кабул итәр иде.
Хәсән Туфанның “Әйткән идең”, Мостай Кәримнең “Өченче көн тоташ кар ява” әсәрләре русча җырлана торган хәлдә яңадан туалар.
Өченче көн җепшек кар ява,
Өченче көн тоташ, өченче көн
Әрни минем иске бер яра,
Өченче көн тоташ кар ява.
На дворе закружила пурга,
Третий день соплет снегомона.
Болит и жжет в груди у меня,
Третий день все метель до снега.
Көйнең ике телдә дә йөрәгеңне сулкылдатып яңгыравын тоясың.
Бөек Мостай Кәримнең бу мәңгелек җырының тагын бер строфасын китерәм:
Два осколка, а мина одна.
Мне один, а второй – в Фомина.
Войну прошли, с тобой – друзья:
Нам победа – одна, победа...
Ышанам, Мостай Кәрим, әлбәттә, кабул иткән булыр иде. Дөнья бәясе кеше иде ул. Вадим Мишинны хөрмәтләп кочаклар иде, йомшак сүзен, рәхмәтен әйтер иде.
Бу юлларны, тәрҗемәләрне мин “Сборник популярных песен” дигән китаптан алдым. Китапта җитмештән артык тәрҗемә ителгән җырлар урнаштырылган. Әсәрләрнең музыкаль редакторы – Сергеева Ю.Г., дип язылган. Җитмеш ике җыр да Вадим Мишин тарафыннан тәрҗемәләнгән.
Бер әйбәт җырны тәрҗемәләгән кешегә мең рәхмәт әйтергә, мең алтын бүләк итәргә була. Юк, Вадим Мишин бүләк көтеп тормыйча эшләгән дә эшләгән. Керәшен кызы, сөйкемле Нина Прасолова Вадим Мишинның талантына исе китеп сөйли. Беренче җыентыкларыннан берсенә Нина Ивановнага багышлау сүзләре дә язган Вадим Мишин, завод директоры, Зәйнең заводын һәм сәнгатен биеккә күтәргән кеше.
Вадим Мишин үзе тәрҗемә иткән җырларны, танылган артистлар белән бергәләп җырлау өчен, кайбер чакта Зәй мәдәният сарае сәхнәсенә дә күтәрелә. Бер тапкыр шундый кичәләрнең берсендә сәхнәгә иҗатташ дусларын чакыра: “Ун ел дәвамында без 8 китап чыгардык, 500ләп җырны тәрҗемәләдек”, – ди ул.
Зал Вадим Мишинны алкышларга күмә. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, завод директоры, сизгер йөрәкле талант иясе Вадим Мишинга, кешеләргә шатлык өләшеп, җырлар багышлап, җир йөзендә озак яшәргә язмаган икән шул. Каты авырудан ул вафат була. Ставрополь өлкәсендә туган егетне Зәй туфрагына җирлиләр.
Татар сәнгатенә 500 татар җырын русчага тәрҗемә кылган башка бер кешене дә таба алмыйбыз. Ул – бер Мишин. Бу – үзе кешене мәңгеләштерә торган иҗади каһарманлык! Зәй каласы кешеләре, Татарстан сәнгатькәрләре Вадим Мишин кебек талант иясе белән, ышанам, горурланырлар. Аның исемен мәңгеләштергән иҗатын вакыт комына күммәсләр дип өметләнәм. Ай, шулай була күрсен иде!..
(“Ватаным Татарстан”, /№ 162, 01.11.2016/)