«Россия. Родина. Единство» мәгълүмати танып беү сәгате

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

 

02.11.2016

Россиянең дәүләт бәйрәме – Халык бердәмлеге көне алдыннан «Россия. Родина. Единство» мәдәни-танып белү чарасы белән Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаеш тернәкләндерү үзәгендәге балаларда кунакта булды.

Балалар алдында безнең тарихның героик битләре җанланды. Китапханәченең хикәясе кызыклы иде һәм хикәяләү барышында ул электрон тәкъдир итү белән үрелеп барды. Борынгы Русь тарихы картиналары, Минин һәм Пожарский белән Россиянең башка милли геройлары портретлары күрсәтелде.

Балалар шулай ук борынгы рус дәүләте, ул чорлар геройлары турында тарихи тематикага төсле иллюстрацияле китаплар һәм энциклопедияләр карадылар. Аларны инвалид балалар өчен китапханә хезмәткәрләре әзерләгән.

Ишеткәннәрне һәм күргәннәрне ныгыту өчен балалар белән чара тематикасы буенча викторина үткәрелде. Очрашу барышында балалар тарихның безне нәрсәгә өйрәтүен аңлый алдылар: бергәләп эшли алганны берүзең генә башкарып чыга алмыйсың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International