Заболела эта книжка:
Изорвал её братишка.
Я больную пожалею,
Я возьму её и склею!
(Б. Заходер)
Китап озаграк хезмәт итсен өчен аны кайгыртырга, “авырып киткән“ икән, аны “дәваларга“ кирәк. Чәршәмбе көнне, 2 ноябрьдә, мәктәп китапханәсенең китап фондын саклау максатыннан “Китап хастаханәсе“ акциясе үтте. Китапханәче Киселева Ирина Андреевна әлеге акция өчен китапханәдә түгәрәк өстәл оештырган, алдан ук “дәвалау“га мохтаҗ китапларны әзерләгән. Ул аларны балаларга таратты һәм алар эшкә керештеләр. Укучылар китап битләрен тигезләделәр, ертыкларын ябыштырдылар, ә кайберләре хәтта яңа тышлыклар ясады.
Даими китап укучылар китаплар кызыклы хикәяләре, гыйбрәтле тарихлары һәм мавыктыргыч мәгълүматлары белән бар укучыларны озак вакыт шатландыра алсын өчен үз дусларын бик яратып “дәваладылар“. Ә чара азагында барысы бергәләп чәй эчтеләр.