1 сыйныф укытучысы Габидуллина Альмира Илгиз кызы каникулда “Көз бәйрәме“ дәрестән тыш чарасы үткәрде. Барысы да уен формасында, табышмаклар, шаяртулар, гадәти булмаган биремнәр белән үткәрелде. “Яшелчә һәм җиләк-җимешләр җый“ һәм “Гөмбә җый“ уеннары уйнадылар. Укучылар табышмакларга җаваплар тапты һәм гөмбәләр турында шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә алар табигый материаллардан эшләнмәләр ясаганнар һәм аларны якладылар. Көз безгә күпме яхшы нәрсә алып килде: гөмбәләр, яшелчәләр, яфрак коелу, яңгыр, кояш, беренче кар. Шулай да көз – елның искиткеч фасылы.