Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә гадәттәге “эшлекле дүшәмбе“ киңәшмәсе үтте. Узган атнадагы оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Павел Яковлев сөйләде. Аннан соң “Су белән тәэмин итү һәм канализация үзәге“ ЧҖҖ директоры Руслан Галиуллин агымдагы елның 9 аенда предприятие эше нәтиҗәләре белән таныштырды. Киңәшмәдә шулай ук ФСХның ТР буенча 4нче районара инспекция начальнигы урынбасары Лия Даутова чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучыларны район Советы һәм башкарма комитетының 7 ноябрьдән 13енә кадәр эш планы белән район Советының оештыру бүлеге начальнигы Рәсил Агмалов таныштырды.
Киңәшмәнең икенче өлеше район җирлекләре башлыклары белән үтте, анда шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте